Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт районы укытучылары онлайн марафонда катнашты

Чара халыкара туган тел көненә багышланган иде.

 21 февральдә 7 нче мәктәпнең, 16 нчы мәктәпнең, 2 нче лицейның , Сәрән урта мәктәбе, Иске Суркино урта мәктәбе, Новосуркино төп гомуми белем бирү мәктәбенең, Ерсубайкино төп гомуми белем бирү мәктәбенең туган тел укытучылары халыкара туган тел көненә багышланган онлайн-марафонда катнаштылар.

Чара педагогларның һөнәри компетенцияләрен үстерүгә, Россия халыкларының туган телләрен һәм әдәбиятларын укытуның уңышлы практикалары белән алмашуга, туган телләрне саклауга, туган тел укытучысы һөнәренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән иде. Программада  лингводактика һәм мәдәният өлкәсендә әйдәп баручы галимнәр белән түгәрәк өстәл, лингводидактлар галимнәренең ачык лекцияләре, «Туган тел һәм туган әдәбиятның иң яхшы укытучысы» бөтенроссия һөнәри конкурсында җиңүчеләрнең һәм лауреатларның мастер-класслары, «социаль челтәрләр аша мәдәни мирасны популярлаштыру турында» этноблогерлар чыгышлары булган.

 

 

Фото: Әлмәт районы мәгариф идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса