Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәтнең яшь армиячеләре атуда көч сынашты

Корал белән эш итү күнекмәләрен 20 мәгариф учреждениесе командасыннан 40тан артык яшь армияче күрсәтте.

21 февральдә 4 нче мәктәп базасында "Патриот" үзәге белән берлектә Әлмәт районы мәктәп яшьармия отрядлары арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Форпост" үзәге кубогына пневматик винтовкадан ату буенча ярышлар узды.

Ярышта катнашучыларны Әлмәт районы армия штабы начальнигы Евгений Яранский һәм ветераннар советы рәисе урынбасары Клара Минһаҗева сәламләделәр. Алар үз чыгышларында корал белән имин куллану һәм  яшь көрәшченең күнекмәләрен үстерү кирәклеген билгеләп үттеләр. Балаларның Ватанны лаеклы яклаучылар булуын теләделәр.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча 7 нче мәктәп командасы җиңүче булды. Икенче урында - Елхово мәктәбе командасы, өченче урында - 20 нче мәктәп командасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса