Әлмәттә милли мәдәниятләр фестивале дәвам итә
Шәһәрнең 3 нче мәктәбендә карга боткасы узды.
Милли мәдәниятләр һәм гореф – гадәтләр елы кысаларында, 16 нчы февраль көнне, Әлмәт шәһәренең 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе укучылары һәм туган тел укытучылары “Милли мәдәниятләр” фестивалендә катнашып, татар халкының ин күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе – "Карга боткасы"н курсәтте.
Татар курчагы ясау буенча мастер- класс үткәрелде. Жюри әгъзалары укучылар белән берлектә татар курчагы ясадылар.
Татар халык милли ашларын тәкъдим итү бәйгесендә бәлеш пешерү серләре белән таныштырдылар.
Фото: Әлмәт мәгариф бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа