Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Профессионалитет» амбассадорлары

Бүген мәктәп укучылары урта һөнәри белем белән актив рәвештә кызыксыналар, ә «Профессионалитет» программасы барлыкка килү белән бу юнәлешкә игътибар арта гына бара.

Әлмәт политехник техникумының укучыларны яңа белем бирү программа-ларының өстенлекләре белән таныштыручы студентлар командасы «Профессионалитет» амбассадорлары» дип атала. РФ мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, «Профессионалитет» амбассадорлары» программасын эшләтеп җибәрү  ул бик вакытлы адым. Анда катнашучылар, ә бу Россиянең 18 төбәгеннән 100 дән артык егетләр-кыз-лар, мәктәп укучыларына яңа программалар буенча укуның өстенлекләре турында сөйлиләр, үз белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашалар.

Әлмәт политехник техникумы студентлары төп бурычларын яңа белем бирү программаларының кыйммәтен һәм өстенлекләрен мәктәп укучыларына җиткерүдә күрәләр. Шушы максат белән гыйнвар азагында алар 25 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныфларында укучы егетләр-кызлар белән очраштылар. Актлар залында амбассадорлар укучыларның сорауларын бик кызыксынып тыңладылар һәм аларга төпле һәм кызыклы да итеп җавап бирделәр. Алга таба мәктәп укучылары белән профориентация буенча комплекслы тестлау үткәрелде.

Очрашу бик мавыктыргыч һәм файдалы булды. Амбассадорларыбызның чыгышы егет-кызларга һөнәр сайлаганда дөрес юнәлеш бирер дип ышанабыз.

Наҗия Хәйдәрова, Әлмәт политехник техникумының фәнни-методик бүлеге начальнигы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса