Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Олы йөрәк, кече күңел синдә генә...»

Кемдер акылны укып таба, икенчеләре тормыш итеп өйрәнә һәм бик сирәкләре генә зирәк булып бу дөньяга киләдер.

Кичүчат мәктәбендә тумыштан зирәк акыллы, олы йөрәкле, киң күңелле авылдашыбыз галим Тәлгать Миңнебаевның тууына 70 ел тулу уңаеннан «Кечкенә генә кояш буласым килә...» дип аталган искә алу кичәсе узды. Чарага галимнең туганнан-туган сеңлесе Н. Шәйхетдинова, сыйныфташы Р. Әхмәтов, күршеләре Р. Ильясов, А. Гәрәева, ки-тапханә мөдире Г. Бикмучева һәм музей бүлмәсен оештырган, мәктәпнең элеккеге директоры Р. Шаһиевлар чакырылган иде.

Укучылар кунакларны галимнең музей бүлмәсендә каршы алдылар. Экспозиция белән таныштырып, үзләренең белгәннәре белән уртаклашканнан соң, чара актлар залында дәвам итте.

Музейның эшен башлап җибәрүче Рәфкать Шириаздан улы Шаһиевның кунаклар арасында булуы бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде. Чөнки шушы авылда туып, белем алып, соңыннан туган авылына әйләнеп кайтуы, авыл тарихын, кешеләрен яхшы белүе, Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш йомгагын сүтеп, музей башлангычын тергезеп җибәрүе һәм параллель рәвештә Тәлгать Миңнебаев исемен мәңгеләштерү эшен башлап йөрүе үзе тарих. Ул Тәлгать абыйны галим-укытучы, сәяси һәм фәлсәфи эшчәнлек алып барган журналист буларак ачып бирде.

Сыйныфташы Рафикъ абый балачак истәлекләре белән уртаклашты, мәктәп елларының кызыклы хәл-ләрен искә төшерде.

Туганы Наилә ханым истәлекләре белән уртак-лашканнан соң, музейга Тәлгать абый әнисенә бүләк иткән фарфор чәйнек һәм һинд чәе бүләк итте. Чөнки Тәлгать абый авылга кайткач туганнарына якын итеп күчтәнәчләр бүләк итә торган булган.

 

Әлеге чарага килгән һәркем галимнең кешеләрне ярата белүен, башкаларга карата игътибарлы булуын ассызыклады. Гомумән, сөйләр сүзләр, әйтәсе фикерләр бик күп иде. Һәрберсе аның турында якты истәлекләрен, хис-тойгыларын бүлештеләр.
Тәлгать абыйның тормышы, хезмәте бүгенге укучыларыбыз өчен матур өлге булып тора.

Луиза Фарукшина
Кичүчат мәктәбе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса