Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә төбәкара семинар – практикум үтте

“Заманча цифрлаштырылган технологиялар аша балаларга патриотик тәрбиянең нигезен төшендерү” семинары узды.

14 нче декабрьдә безнең 47 нче “Энҗе Бөртеге” балалар бакчасында төбәкара семинар – практикум булып үтте. 


Семинарда 28 тәрбияче катнашты, алар арасында Бөгелмә шәһәреннән килгән тәрбиячеләр дә бар иде. Семинарда тәрбиячеләр үз эш тәҗрибәләре белән бүлештеләр һәм дә мастер – класс күрсәттеләр.


"Хәзерге вакытта әйләнә – тирәдәге цифрлы мохит кече яшьтән башлап, бала тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде. Балалар бакчасы эшчәнлегендә яңа педагогик технологияләрне уңышлы куллану өчен, белем бирү процессын цифрлаштыру зарурлыгы туды. Шул уңайдан шушы технологияларны кулланып балаларга туган якны ярату, әйләнә – тирәгә игътибарлы булу өстендә эшлибез.  Безнең балалар бакчасында да бу юнәлештә эш оештыру өчен түбәндәге техник материалларны кулланабыз: проекторлар, компьютерлар, фотоаппаратлар", - дип хәбәр итә оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса