Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә интеллектуаль уен булды

Анда өч команда катнашты.

7 октябрьдә Әлмәттә "Кванториум" балалар технопаркы базасында, шәһәр һәм район территориаль сайлау комиссияләре тарафыннан ТР Үзәк сайлау комиссиясе ярдәме белән яшь сайлаучылар арасында сайлау тарихы, сайлау хокукы һәм сайлау процессы темасына интеллектуаль уен үткәрелде.

Анда өч команда катнашты:

- «Соры питон» командасы, Әлмәт политехник техникумы;

- «Гаделлек» командасы, Әлмәт дәүләт нефть институты;

- «Фемида» командасы, Казан инновацион университетының Әлмәт филиалы.

Катнашучылар сайлау хокукы, сайлау процессы нигезләре буенча сорауларга кызыксынып җавап бирделәр, ситуацион мәсьәләләрне актив хәл иттеләр.

Интеллектуаль уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны Казан инновацион университеты көллиятенең Әлмәт филиалының «Фемида» командасы алды.

Чара ахырында барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

 

 

Фото: "Кванториум" 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса