Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Адымнар»да Белем бәйрәме, кулларында чәчәк бәйләме

Белем бәйрәмендә Әлмәттә полилингваль «Адымнар» мәктәбе ачылды.

Мәктәп ачылу тантанасында Татарстанның беренче президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Быел көзләр яшел килеш килде. Тик шулай да көз икәнен сиздереп, чәчәк бәйләмнәре мәктәпләргә агылды.

Бер кулыңда чәчәк бәй-ләме, икенче кулың әниеңнең, я әтиеңнең көчле кулларына тотынган... Ә сине алда серле белем дөньясы һәм укытучы апа каршы ала. Гомернең иң бәхетле мизгеле.

Мәгариф идарәсе җитәк-чесе Ирина Павловская сүзләренчә, быел Әлмәт районы һәм шәһәре буенча беренче сыйныфка барлыгы 3300 бала укырга бара. Узган ел белән чагыштырганда бу чыннан да бик зур сан. Беренче сыйныфка баручыларны да кертеп санасаң, укучыларның гомуми саны 30300 гә җитә. Аларга 1,5 мең укытучы белем һәм тәрбия бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса