Әлмәт мәктәбендә шәҗәрәләр бәйгесе узды
5 февральдә "Нур" мәктәбендә матур традициягә әверелгән шәҗәрәләр конкурсы үтте.
1нче сыйыф укучылары әти-әниләре белән бергә үзләренең нәселен чагылдырган шәҗәрәләрен төзеп алып килгәннәр. Элеккеге буыннарны белү, аларны онытмау, туганлык җепләрен саклау- безнең изге бурычыбыз.
Балалар үзләренең нәсел шәҗәрәләре белән таныштырган, шигырьләр сөйләгән. Аларның мөгаллимнәре нәсыйхәтләр җиткергән.
"Балаларның хисләрен күреп шатланган әти-әниләрдән рәхмәт сүзләре дә иреште. "Шәҗәрә конкурсын оештырганы очен мәктәп җитәкчелегенә, Әлмәт мөхтәсибәтенә рәхмәтебезне белдерәсебез килә", - диләр оештыручылар.
Фото: "Нур" мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа