Әлмәттә Пионерлар йортындагы "Кванториум"да балалар өчен мастер-класс узды.
Табигать белеме лабораториясендә «экзотик хайваннар» дигән мастер-класс үткәрелде. Балалар безнең әйләнә-тирәбездә хайваннар турында белделәр.
Бу диңгез дуңгызы, шиншилла , карлик керпеләр, попугайлар, балыклар. Балаларга мондый чара ошады дип хәбәр итә оештыручылар.