Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Каникуллар күңелле һәм файдалы узсын

1 ноябрьдән мәктәпләрдә көзге каникуллар башланып китте. Балалар 7 ноябрьгә кадәр ял итәчәк. Укучылар өчен Әлмәт муниципаль районында куркынычсызлыкка, гамәли иҗатка, спортка, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган укыту, танып-белү чаралары оештырыла.

Таҗлы вирус белән бәйле эпидемиологик торышның кискенләшүе сәбәпле, балалар өчен алдан планлаштырылган шәһәр һәм район күләмендәге чараларның күпчелеге онлайн форматка күчерелде.

Бу турыда безгә балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе хәбәр итте.

Мәгариф идарәсе исә быелгы көзге каникулларда мәктәп яны лагерьлары булмаячак, дип белдерде. Моннан тыш, 30 октябрьдән алып 7 ноябрьгә кадәр республикада, шул исәптән Әлмәт җирлегендә дә балаларның юл-транс-порт һәлакәтләрендә имгә-нүләрен профилактикалауга юнәлдерелгән «Көзге каникуллар» дигән киңкүләмле чара да уза. 2021 елның тугыз аенда республикада 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 344 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 11 баланың гомере өзелгән, 370 е имгәнүләр алган. Пассажир балалар белән бәйле 142 һәлакәт булган.

Балалар белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләре аеруча борчу уята. Бу проблеманы укытучылар, әти-әниләр һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре бергәләп чишкәндә генә нәтиҗәләргә ирешергә була. Шуңа күрә дә бу уңайдан көзге каникулларда балаларны ташу кагыйдәләрен бозу очракларын профилактикалау күздә тотыла. Юлларда кагыйдәләрне бозучы җәяүлеләрне ачык-лау максатында ЮХИДИ хезмәткәрләре әти-әниләр комитетлары вәкилләре белән берлектә кизү торалар.

Каникуллар чорында балаларның буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнүләренә әти-әниләр күз-колак булып торырга тиеш. Йорттагы электр-үткәргечләрне куркынычсыз халәткә китерү зарур. Балалар белән аңлату эшләре алып бару, гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтү дә кирәк. Гадәттән тыш хәл булган очракта «01», «101», «112» номерларына шалтыратырга кирәклеген дә балалар колагына киртләп куярга. Балаларның да, үзебезнең дә ялларыбыз күңелле, тыныч һәм файдалы узсын!

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса