Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт балалар бакчасында полиция хезмәткәре һөнәре белән таныштырдылар

"Тирәк" 62 нче балалар бакчасына йөрүчеләрне "Робот" фотовидеофиксация комплексы һәм "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге белгече һөнәре белән таныштырдылар.

Чара мәктәпкәчә яшьтәге балаларның өлкәннәр эше турында белемнәрен киңәйтү, яңа һөнәр һәм күчмә «Робот» фотовидеофиксация комплексы белән танышу, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне пропагандалау максаты белән оештырылды.


"ЮХИДИ"нең профилактика бүлегенең әйдәүче белгече Руслан Миңнебаев һәм профилактика бүлеге башлыгы Лилия Рафигуллина мәктәпкәчә яшьтәге балаларга «Робот» фотовидеофиксация күчмә комплексының эш принциплары һәм мондый транспорт чарасын йөртүченең бурычлары турында сөйләделәр.


Балаларга һәм педагогларга фотовидеофиксация системалары «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проектының мөһим өлеше булып торуы турында мәгълүмат бирделәр.

Бу-автомат режимда эшләүче һәм юл хәрәкәтенә контрольне тәэмин итү өчен фотога төшерү функциясе булган махсус техник чаралар. Балалар мәгълүматны зур кызыксыну белән тыңладылар, монитор экранындагы җиһазларны һәм фотосурәтләрне карадылар, күп сораулар бирделәр, Эчке эшләр министрлыгы яки юл хәрәкәте куркынычсызлыгы  системасында эшләргә теләк белдерделәр.

Балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә кызык булды, алар беренче тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәүнең мондый төре турында белделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса