Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт инженерлык лицеенда сугышчан дан музее ачылды

"Татнефть-эзләү" Әлмәт  инженерлар лицеенда Бөек Ватан сугышы тарихына багышланган музей ачты, дип хәбәр итә "Нефть хәбәрләре" газетасы.

Чара сентябрь ахырында «Татнефть-эзләү» һәм «Высота‑116» отрядлары активистлары, шулай ук муниципалитет вәкилләре һәм иҗтимагый оешмалар әгъзалары катнашында узды. Лицей укучылары кунаклар өчен дулкынландыргыч концерт программасы әзерләделәр.

Экскурсоводлар ( укучылар үзләре чыгыш ясадылар) беренче экскурсия үткәрделәр, ә киләчәктә Бөек Ватан сугышына багышланган барлык тарих дәресләре нәкъ менә музейда узачак.

Барлык экспонатлар, шул исәптән уникаль һәм бик сирәкләре дә, ел әйләнәсе элеккеге көрәш урыннарында эшләүче һәм архивларда җентекле эш алып баручы эзтабарлар отрядлары көчләре белән тупланды. Эзтабарлар экспозицияләрне бизәүне дә, экскурсоводларның яхшы әзерлеген дә югары бәяләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса