Вакыты үзгәрергә мөмкин.
«Пульмоскан» мобиль медкомплексы Әлмәт районы авылларына бу атнада киләчәк. Клементейкино, Ерсубайкино һәм Елхово авылларында яшәүчеләр үпкәләрен тикшерә алачак. Бу хакта үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
- График:· 21 сентябрьдә-Клементейкино (Баграж) авылы; · 23 сентябрьдә — Ерсубай авылы, · 25 сентябрьдә — Елхово авылы.
Визитның төгәл вакытын һәм кабул итү урынын җирле фельдшерлык пунктында ачыклагыз, чөнки график үзгәрергә мөмкин.