Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәгариф

Әлмәттә мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең август конференциясе узды

Конференциядә катнашучылар уку елына йомгак ясадылар һәм киләсе елга планнар билгеләделәр.

Киңәшмәдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы урынбасары Андрей Лиманский чыгыш ясады.


Андрей Лиманский үсеп килүче буынның иминлеген тәэмин итү һәм балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау темаларын атады.

"Балалар зыян күргән юл-транспорт вакыйгаларының төп сәбәпләре: яшүсмерләрнең юл йөрү өлешен билгеләнмәгән урында кичүе, юл читендә туктап торган транспорт чарасы артыннан кискен юлга чыгу,   юл йөрү өлешендә уйнау, тротуар булган очракта  да юлдан йөрү, шулай ук 7 яшькә җиткән балаларның өлкәннәр ярдәменнән башка хәрәкәт итүе",-дип билгеләп үтте ул.

Чыгыш ахырында Андрей Лиманский гомуми белем бирү учреждениеләрендә юл-транспорт имгәнүләрен булдырмау буенча эш оештыру буенча киңәшләр бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса