Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәгариф

Әлмәттә полиция хезмәткәрләре балалар бакчасында белем бирү әңгәмәсе үткәрделәр

Шәһәрнең 51 нче номерлы «Салават күпере» балалар бакчасында балигъ булмаганнар катнашында юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга һәм аварияләрне киметүгә юнәлдерелгән чара узды.

Чараны үткәрүнең төп максаты: балаларның юл йөрү кагыйдәләре һәм юл билгеләре турында күзаллауларын формалаштыру.

Демьянова Ләйсән җәяүлеләр һәм пассажирлар өчен юлда куркынычсызлык нигезләре турында әңгәмә үткәрде, караңгы вакытта яктылык кайтаручы элементларны куллану кирәклеге турында искә төшерде. Юл-транспорт һәлакәтләренә сәбәп булырга мөмкин булган төрле ситуацияләр каралды.

Реклама

Балалар юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар, тематик табышмаклар чиштеләр, «Светофорик», «Билгеләр җый», «Такси», «Җитез шофер», «Рөхсәт ителә — тыела», «Самокатларда эстафета» уеннарында катнаштылар.

Балалар бакчаларына "Яшь җәяүле" белешмәлеге һәм «Игелекле юл балачак» газетасы тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса