Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәтнең ЮХИДИ хезмәткәрләре ата-аналар белән очрашты

Шәһәрнең "Салават күпере" балалар бакчасында ата-аналар белән очрашу узды.

Юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлем-китем проблемасына ата-аналарның игътибарын җәлеп итү, шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искәртү өчен уздырылды әлеге чара.

Очрашу барышында районның башкарма комитетының гомуми бүлеге баш белгече Ләйсән Демьянова районда аварияләр турында җентекләп сөйләде, балаларны йөрткән вакытта автокреслолардан файдалану кирәклеге, яктылык кайтаручы элементларның эш принцибы турында аңлатты.

Катнашучыларга белешмәлекләр таратылды һәм тематик фильм күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса