Әлмәттә ЮХИДИ Эчке эшләр бүлеге командиры мәктәп укучылары белән очрашты
Полиция хезмәткәре велосипедчылар өчен шәхси саклану чараларына игътибарны юнәлтте.
ЮХИДИ Эчке эшләр бүлеге командиры Сәфәров Рамил 16 нчы мәктәп укучылары белән очрашу үткәрде.
Ул юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, юлда хәрәкәт иткәндә велосипед белән 14 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә генә идарә итәргә рөхсәт ителә икәнен искәртте. Һәр сәфәр алдыннан ике тәгәрмәчле транспортның техник төзеклеген тикшерү, тормоз механизмын сынап карау мөһим, чөнки аның төзек булмавы юл-транспорт һәлакәтенә китерергә мөмкин. Юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләрен һәм юл йөрү өлешендә авария хәлләреннән ничек котылырга кирәклеген аңлатты, юл аркылы чыгу вакытында телефоннардан файдалану нинди куркыныч тудыруын аңлатты.
Әңгәмәдән соң балаларга «Сакла» порталы тәкъдим иткән тематик видеороликлар күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа