Стажировкада Азнакай, Минзәлә, Әлмәт, Түбән Кама, Нурлат, Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән вәкилләр катнашкан.
Теркәлгәннән соң барысы да лекторийга җыелганнар. Аннары катнашучылар өчен экскурсия үткәрелгән.
HARD компетенцияләрне эшләү өчен ике һәм өч үлчәмле кушымталар һәм Unity уеннары өчен мультиплатформа коралы сайланган. Шулай ук катнашучылар “юниорлар – виртуаль һәм өстәмә чынбарлыкны эшләү” WorldSkills конкурс биремнәрен дә эшләп караганнар.
Стажировка фикер алышулар белән тәмамланган. Анда катнашучыларның барысына да электрон сертификатлар тапшырылган.
