Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә WorldSkills Russia төбәк чемпионаты ачылды

Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасының "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатының 2020/2021 елгы чемпионатын ачу тантанасы узды.

Татарстанда чемпионат 16-18 ноябрь көннәрендә 16-22 яшьлек катнашучылар өчен 143 компетенция буенча, шулай ук "Ворлдскиллс юниорлар" юнәлешендә 95 компетенциядә уза.


Конкурс мәйданчыкларында 1800 дән артык конкурсант ярышачак, ә аларның һөнәри осталыгын 1700дән артык эксперт бәяләячәк.


"WorldSkills юнәлеше үсешенә, эшче һөнәрләрне ничек үстерүебезгә бөтен илебезнең киләчәге бәйле. Бүген без 20, 30, 40 елдан соң нәрсә белән шөгыльләнәчәгебез турында күп уйланабыз. Бүген алган күнекмәләр һәм компетенцияләр сезгә, һичшиксез, иң яхшысын, иң кызыгын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк. Бу икътисад үсешенә ярдәм итә", - дип белдерде район башлыгы Тимур Нагуманов үз чыгышында.
Конкурсантларны һәм экспертларны "Кванториум" балалар технопаркы директоры Рамил Закиров, "ТМС-Групп" идарәче компаниясе директоры Әнвәр Яруллин, Әлмәт торба заводы идарәче директоры Артур Плешков сәламләде.

Төбәк чемпионатында җиңүчеләр Татарстан җыелма командасына кертеләчәк һәм киләсе елның июлендә Башкортостан Республикасы башкаласы Уфа шәһәрендә узачак "Яшь профессионаллар - 2021" (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты ярымфиналында һәм финалда республика данын яклаячак дип хәбәр итә ӘМР матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса