Республиканың 10 белем бирү учреждениесенә 10,6 миллион сумлык җиһаз алыначак
Татарстанда БДИ вакытында укучыларны күзәтү өчен 300 видеокамера сатып алырга җыеналар.
Шулай ук мәктәпләргә ip-камералар өчен хәтер карталары, коммутаторлар, өзлексез туклану чыганаклары, телекоммуникацион шкафлар һәм кабельләр сатып алыначак.
Җиһазлар Яр Чаллы, Яшел Үзән, Чистай, Мөслим һәм Болгарда урнашкан ун мәктәпкә кайтарылачак.
Болар республика бюджетыннан финанслана.