Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар кысаларында Әлмәтнең 2 нче лицеенда укучылар белән очрашу узды.
Балаларга быелның 10 аенда Әлмәт районы территориясендә теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләре турында сөйләделәр һәм аларның төрләренә, килеп чыгуына китергән сәбәпләргә игътибар юнәлттеләр. Әңгәмә барышында чарада катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу мисалларын һәм фаҗигале нәтиҗәләрен күрсәтүче тематик фильм да күрсәтелде.

