Әлмәт - республика күләмендә уздырылучы экологик юнәлешле бәйгеләрдә берничә кабат үзенең алдынгылыгын исбатлаган, эш нәтиҗәләре белән башкаларга үрнәк булып торучы төбәк. Шәһәр һәм район күләмендә тормышка ашырыла торган максатчан программа нәтиҗәсе дә бу. Шуңа да карамастан нефть сәнәгате үзәге саналган калабызда проблемалар юк түгел. Бу хакта 16 нчы мәктәп укучыларының...
Биредә шәһәр һәм республика җитәкчелеге катнашында экологик дәрес узды. Аңа 2017 елның Татарстанда экология һәм иҗтимагый тирәлек елы дип игълан ителүе дә сәбәпче иде. Урта мәктәптә әйләнә-тирәлекне саклау максатыннан алып барыла торган эшләр белән Татарстан Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты Марат Галиев, район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, экология һәм табигать ресурслары министрлыгының көньяк-көнчыгыш идарәсе, экология һәм табигатьтән файдалану департаменты белгечләре танышты.




Очрашу мәктәпнең икенче катындагы фойесында урнашкан яшел почмактан башланды. Мәктәпнең әлеге урыны ботаник бакчаны хәтерләтә. Биредә күптөрле бүлмә гөлләре дә үсә, ташбака һәм балыклар да яши, төрле кошлар да үзләрен яхшы хис итә. Бу урында иң нәни укучылар белән алып барыла торган эш күрсәтелде. Башлыча, хезмәтләр экологик һәм икенчел чималдан булган кул эшләнмәләренә багышланган. Башлангыч сыйныфларда шулай итеп вак моториканы үстерү белән беррәттән әйләнә-тирәбезгә сакчыл караш формалаштырыла. Моннан тыш, бу эшчәнлек әкренләп экологик лабораториядә тәҗрибәләр уздыруга да яхшы җирлек. Моңа дәлилләр кунакларны алдарак көтә иде. «Аккош» төркеме эшчәнлеге - Татарстан күләмендә алып барыла торган «Безнең мәктәп сәламәтлеге» проектының бер өлеше. Лабораториядә катнашучы укучыларның гаммәви тәҗрибәләре бер-берсен кабатламавы, киресенчә, тулыландыруы белән кызыклы.



- Безнең тикшерүләр, беренче чиратта, һава, су, туфрак, явым-төшемнәрнең составын белеп, аларны күзәтеп баруга корылган. Бу эш мәктәп яны территориясендә алып барылды. Эш барышында барлык юнәлешләрдә дә берничә параметр буенча күзәтүләрне язып бардык. Явым-төшемнәр, су, туфрак буенча нормалардан тайпылышлар әлегә юк. Ә менә һава составын тикшергән вакытта сөрем газының рөхсәт ителгән күләмнән 2,5 тапкырга югарырак булуы ачыкланды, - ди яшь экологлар.
Әлбәттә, сулар һава, эчәсе су чисталыгы белән бергә, кешенең ашый торган ризыгы да «сәламәт» булырга тиеш. Туклануга корылышлы тәҗрибәләр өчен биредә 3 нче сыйныф җавап бирә. Балалар яшьтәшләре яратып куллана торган чипсы һәм лимонадның зыянын тиз арада ачып салды. Нәтиҗәләрнең ни дәрәҗәдә аянычлы булуларын күрсәтү өчен лимонадта эрегән тутыккан кадак һәм ашый торган ризыкны яндырырга мөмкинлек биргән гап-гади шырпы да җитте.
- Экологик лабораториядә мин абыйның проектын дәвам итәм. Ул тупыл яфракларына сарган тузанның авырлыгын һәм тыгызлыгын теркәү нәтиҗәсендә, шәһәренең иң пычрак урамнарын ачыклауга ирешкән иде. Эксперимент куелган вакытта иң пычрак дип Гафиятуллин, Фәхретдин, Совет һәм Шевченко урамнары билгеләнгән иде. Мин исә бу юнәлештә кар катламына утырган пычракны «санап» уртак проектны тулыландырасы иттем. Тупыл яфраклары алынган урамнардан мин кар алып эретеп, аны кәгазь фильтр аша сөздем. Кышкы тәҗрибә җәйгесен тулысынча кабатлый диярлек. Ә менә Шевченко урамында исә реконструкция уздыру уңай нәтиҗәләргә китергән булып чыкты, - дип кунакларны шаккатырды Булат Абзалов.
Укучы фикеренчә, пычрактан котылырга була, аның өчен яшелләндерү күләмен арттырырга, җәен урамнарны дымландыруны ешрак уздырырга кирәк.
Экологиянең торышын кайгыртуга юнәлдерелгән хезмәтләр арасында эш урынын тәртиптә тотарга мөмкинлек бирүче 5С программасының мәктәп кысаларында кулланылышы, IT-сыйныф укучылары тарафыннан проеклаштырылган көнкүреш калдыкларын җыючы робот-манипуляторлар да зур кызыксыну уятты.
- Мин сез тәкъдим иткән эшләр белән соклануымны яшерә алмыйм! Димәк, безнең киләчәк ышанычлы кулларда, - диде Марат Галиев һәм мәктәп укучыларына алып килгән бүләкләрен тапшырды.
Мәктәптәге эшләрнең дөрес юнәлештә алып барылуын экология белгечләре дә ассызыклады.
Рәдифә НОГМАНОВА
Автор фотосы