Мәдәният. Сәнгать

Вәсилә Фәттахова истәлегенә хәйрия концерты узачак

27 апрель көнне Уфаның Яшьләр Үзәгендә танылган җырчы Вәсилә Фәттахова истәлегенә хәйрия концерты үтәр дип көтелә. Концерттан җыелган акчалар җырчының гаиләсенә һәм балаларына биреләчәк.

Бүгенге көндә әлеге концертта чыгыш ясау өчен 28 артист үз теләген белдергән. Алар арасында Айдар Галимов, Фирдүс Тямаев, Әнвәр Нургалиев, Зифа Нагаева, Фаәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Нәзифә Кадырова, Инсаф Галимов, Рөстәм һәм Ләйлә Галиевлар, Алмаз Шәрифуллин («Айфара» төркеме солисты), Наил Шәймарданов, Эльмира Сөләйманова, Ильназ Бах, Ләйлә Дәүләтова, Хәмдүнә Тимергалиева, Булат Бәйрамов һәм Ләйсән Гыймаева һ.б. Әмма чыгыш ясарга телүчеләр саны арта бара. Әлеге концертта Вәсиләнең дә берничә җыры яңгыраячак, дип белдерде концертны оештыручылар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Вәсилә Фәттахова истәлегенә хәйрия концерты узачак
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать