Мәдәният. Сәнгать

Татарстан артистлары Сочи Олимпиадасының мәдәни программасында катнаша

Мәдәни Универсиада мирасы Сочидагы Олимпиадада тәкъдим ителәчәк.

Олимпия һәм Паралимпия Уеннарының мәдәни программасында Татарстан Республикасының иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.

"Сочи-2014" мәдәни программасы конкурслары һәм кастингларында җиңүчеләр арасында Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле бар. Аның хор төркеме Паралимпия Уеннары ачылышы тантанасында катнаша. "Прогульщики" рок-төркеме, Мария Малькова Олимпия Уеннары барышында "Сочи-2014" мәдәни мәйданчыкларында чыгыш ясаячак. Олимпия Паркында ут-пиротехник, ут һәм яктылык шоулары белән "Дилириум" арт-лабораториясе һәм "Дженази" шоу-төркеме чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә "Татар-информ".