Тәрҗемә өчен шагыйрьнең балалар шигырьләре сайланган.
Шагыйрь һәм тәрҗемәче Рафис Корбанның “Җиләктә” дип аталган китабы кабарда телендә басылып чыккан. Бу хакта автор үзе хәбәр итә.
“Китап Кабарда-Балкар Республикасында басылып чыкты. Китапка 16 шигырь кергән. Шигырьләрне кабарда шагыйре Афлик Оразаев тәрҗемә итте. Рәссамы – Илдус Әҗимов”, - диде Рафис Корбан.
Рафис Корбанның Муса Җәлил һәм җәлилчеләр батырлыгына багышланган “Ватан” романы балкар теленә тәрҗемә ителгән иде. Роман балкар телендә нәшер ителүче “Мәңге Тау” әдәби журналының ноябрь-декабрь саннарының планына кертелгән. Әсәрне балкар теленә язучы Хәсән Шаваев тәрҗемә иткән.
Татар шагыйре Рафис Корбан Кабарда-Балкар Республикасы язучылары белән иҗади дуслыкта яши. Үзе дә аларның әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп бастыра.
Фото: архив/Салават Камалетдинов