Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә "Сандугач сайрар илем" балалар иҗаты фестивале старт алды

Музыка мәктәпләрендә, Мәдәният сарайлары һәм йортлары каршындагы студияләрдә, сәнгать мәктәпләрендә шөгыльләнүче балаларның тормышы бик бай һәм мавыктыргыч. Дәресләр, репетицияләр, концертлар, бәйгеләр, фестивальләр...

"Татнефть" Компаниясенең "Рухият" рухи яңарыш фонды тарафыннан үткәрелүче "Сандугач сайрар илем" балалар иҗаты фестивале республика күләмендә танылу алды. Ул музыкаль, җыр, бию мирасын саклауга этәргеч бирә.

Менә инде уналтынчы тапкыр "Хореография" номинациясе буенча бәйге үзенең бай эчтәлекле, төрле төсләргә бай программасы белән сөендерде. Быел бәйгедә катнашырга нефть төбәгенең 13 шәһәр һәм бистәсеннән биш дистәгә якын коллектив теләк белдерде. Жюри составы элеккеге еллардагы кебек: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының хореография факультеты деканы урынбасары, доцент, Татарстанның атказанган артисты Александр Бармин һәм Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисткасы, ТРның халык артисткасы Ләйсән Хәмитова. Жюри әгъзалары фикеренчә, хореография коллективларының профессиональ дәрәҗәсе елдан-ел үсә.

Ансамбльләрнең репертуары күптөрле: эстрада, халык, стилизацияләнгән халык биюләре, бал биюләре. Ел саен аларның репертуарлары яңа куелышлар белән баетыла.

Әлмәтнең икенче лицее үзләрендә иң яхшы хореография коллективларының берсе - ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Татьяна Соломкина җитәкчелегендәге "Настроение" дип аталучы үрнәк балалар бию ансамбле булуы белән хаклы рәвештә горурлана ала. Аларның осталыклары Россия күләмендә дә, шулай ук чит илләрдә дә заманча хореография өлкәсендәге белгечләр тарафыннан инде күптән бәяләнде. Татьяна Афанасьевнаның өч төркеме дә ХVI "Сандугач сайрар илем" фестивалендә беренче дәрәҗә лауреат булды.

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең элеккеге солисткасы Фәридә Кикар-Сафина үз стиле, үзенчәлекле энергетикасы булган уникаль бию коллективы оештыра алды. "Әлмәтем" зур горурлык белән халык ансамбле исемен йөртә. Фәридә Рәшитовна җитәкчелегендә малайлар һәм кызлар халык биюләре сәнгатенә өйрәнәләр. Төрле бәйге-фестивальләрдә призлы урыннар яулап, коллектив күп тапкырлар үзенең талантлы икәнлеген исбатлады. Жюри быел да беренче урын биреп, ансамбльне югары бәяләде. Ә коллективның җитәкчесе быел "Ел хатын-кызы" республика бәйгесендә "Мәдәният һәм рухият" номинациясендә җиңүгә лаек булды.

Пластика, купшылык, нәфислек һәм дәрт - сәхнәдә Лениногорскиның "Пируэт", Түбән Каманың "Танцевальная планета", "ИрНас" коллективлары чыгыш ясаганда әлеге сыйфатлар барысы да чагыла. Быел Сарманның "Жасмин" һәм Җәлилнең "Карамель" коллективлары үзләренең осталыклары белән сөендерде. Алда санап киткән барлык коллективлар да беренче дәрәҗә лауреат булдылар.

Кызганычка каршы, халык биюләре белән кызыксыну елдан-ел кими бара. Эстрадага таба юнәлеш алган коллективлар җылы яңгырдан соң калкып чыккан гөмбәләр кебек арта. Сәхнәләрдә республикабыз территориясендә яшәүче төрле милләт вәкилләренең биюләре дә башкарылсын иде.

"Сандугач сайрар илем" фестивалендә жюри рәисе буларак беренче тапкыр гына катнашкан Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе доценты Юрий Карпов күргәннәреннән таң калды. Хор фестивальләре бүгенге көндә сирәк күренеш. Һәр төбәк тә андый коллективларының күплеге белән мактана алмый. Чөнки хор сәнгате балаларның җырлау культурасы үсешенә турыдан-туры бәйле. Балалар хорлары белән эшләгәндә бер-ике тапкыр җырлап карап кына нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Даими, уйланылган һәм дөрес итеп оештырылган эш булу мөһим.

Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятенең актлар залында жюри әгъзалары 14 хор коллективын тыңлады. Алар Лениногорск балалар музыка мәктәбенең "Весенняя капель" һәм Түбән Камадагы "Мечта" балалар музыка-хор мәктәбе коллективларының чыгышларын югары бәяләделәр. Ике коллектив та беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Түбән Каманың нәкъ менә шушы мәктәбендә Ольга Саперова җитәкчелегендә кайчандыр "Голос" проектының булачак финалисткасы Эльмира Кәлимуллина укыган.

Хор белән җырлау рухи дөньяны формалаштыруда мөһим роль уйный, дип юкка гына әйтмиләр. Ә "Сандугач сайрар илем" фестиваленең бурычы - җыр традицияләрен саклап калу һәм яшь талантларны җәлеп итү.

Н. ГАНИЕВА

Б. ЗАҺИТОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250