Әлмәтнең «Шанс» төркеме «Йолдызлык»та җиңде
Башкалабыз Казанда «Созвездие - Йолдызлык» ачык республика яшьләр телевизион фестиваленең гала-концерты булып узды.
Аның зона этапларында барлыгы 21 мең бала катнашты. Суперфинал нәтиҗәләре буенча Түбән Мактама 2 нче мәктәбенең «Шанс» хореография коллективы III урынны яулады һәм Мәскәү белгечләренең югары бәясенә лаек булды. «Шанс» «Пирамида»да үткән гала-концертта Әлмәт данын яклап чыгыш ясаган бердәнбер төркем иде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia