Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры өр-яңа жанрда эшли башлый

Әлеге яңалыкны бүгеннән үк күрергә була.

Пьеса укуы - читка диеп аталучы әлеге сәхнә әсәре, башка төрле итеп әйткәндә, әсәрне рольләргә бүлеп уку. Соңгы арада ул аерым жанр буларак каралып, тамашачылар арасында популярлык яулый ди белгечләр. Бүген Әлмәт татар дәүләт театры тәкъдим итәчәк пьеса укуын сәхнә өчен Уфадан режиссер Эдуард Шахов әзерләгән. Анда Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Вәлиева, Мәдинә Гайнуллина, Диләрә Ибәтуллина һәм Алсу Мортазина катнаша. Сәхнәдә Олжас Җанайдаровның "Кибет" һәм Ярослава Пулиновичның "Наташаның хыяллары" исемле песалары укылачак.
Декорацияләр дә, костюмнар да булмаган әлеге сәхнә әсәрендә тамашачының бөтен игътибары артистлар уенына төшәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса