Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры казанлылар белән сәхнә алмаша

Кичә Әлмәт Татар дәүләт драма театры Казанда гастроль турын башлады.


Төгәлрәге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының зур сәхнәсендә әлмәтләр башкаруында Илгиз Зәйниевнең "Туган-тумача" драмасы тәкъдим ителде,бүген - Уильям Шекспирның "Ромео һәм Джульетта" трагедиясе һәм Хәй Вахитның "Күк капусы ачылса" комедиясе, 6сы - Илгиз Зәйниевнең "Сагынуларга ни чара?" мелодрамасы, 7се һәм 8е- Бертольт Брехтның "Туй" трагифарсы. Ә кече сәхнәдә 1 генә спектакль куела: 6 февральдә - Туфан Миңнуллинның "Акбай һәм сарык малае" әкияте. Әлмәтлеләрнең 5-8 февральгә билгеләнгән Казан гастрольләренә татар театрының концерт-тамашасы нокта куя.

Шул ук вакытта диярлек, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Әлмәткә 2 спекталь белән гастрольга чыга. Аерым алганда, 5 һәм 6 февральдә Әлмәт Татар дәүләт драма театры сәхнәсендә камаллылар Илгиз Зәйниевнең "Бабайлар чуагы" лирик комедиясен уйный, 7се һәм 8ендә - Зөлфәт Хәкимнең "Искән җилләр көенә" романтик комедиясе куела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250