Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Клара Хәйретдинова концерт алдыннан укучыларының тавышын тикшергән

Кичә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында үтте.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, профессор Клара Хәйретдинова үзенең юбилей концерты башланыр алдыннан 38 укучысының тавышын тикшереп чыккан. Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында күренекле җырчы һәм педагог иҗат кичәсен үткәрде.

“Катнашучылар бөтенесе минем укучыларым. Бүген барысын да җырлатып карадым. Айгөл Гардисламова белән Артур Исламовны гына тыңлап өлгермим. Алар кичәнең икенче бүлегенә “Үзгәреш җиле” фестиваленнән соң килергә тиешләр”, - диде Клара Хәйретдинова “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Клара Хәйретдинованы Мәскәүдә бергә укыган төркемдәшләре – Римма Ибраһимова, Нәзифә Кәримова һәм башкалар котлады. Шулай ук Казан дәүләт консерваториясе исеменнән күренекле җырчы һәм педагог Зилә Сөнгатуллина теләкләрен җиткерде.

Камал театры исеменнән Клара Хәйретдинованы котларга Илсөя һәм Рамил Төхфәтуллиннар чыкты. Артистларның кызлары Диләрә Төхфәтуллина – Клара Хәйретдинованың укучысы.

Концертта “Татарика” оркестры катнашты. Клара Хәйретдинова үзе унлап җыр башкарды. “Киек казлар” җырын ул укытучысы Валентина Лазькога багышлады.

Концертны Клара Хәйретдинованың кызы Айгөл алып барды.

 

Фото: Владимир Васильев

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса