Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Евровидение бәйгесенең финалында Динәгә кушылып татарча җырларга мөмкин

2Шимбә кичендә Швециянең Мальме шәһәрендә Евровидение җыр бәйгесенең финалы үтә. Русия өчен чыгыш ясаучы Татарстан кызы Динә Гарипова сәхнәгә унынчы булып чыгачак.


Динә инглиз телендә "What if" дигән җыр башкара. Аны швед продюсерлары Габриэль Аларес (Gabriel Alares) һәм Йоаким Бьорнберг (Joakim Bjornberg) Русия музыканты Леонид Гуткин белән бергә язган.

Cезнең игътибарга җырның сүзләрен татарчага тәрҗемә итеп тәкъдим итәбез. Рәхим итеп, Динәгә кушылып татарча җырлагыз!

Әгәр дә

Вакыт агымын үзгәртә алсам.
Барын да үзем хәл итә алсам.
Һәммәбезне дә берләштерсәм.
Әгәр, әгәр...

Ишек-капкалар киреп ачып.
Бер-беребезгә куллар сузып.
Һәммәгезне дә инандырсам.
Әгәр, әгәр...

Колачларны киңрәк җәеп
Барыбыз бер сафка бассак.
Куркуларны һич онытып
Коралларны җиргә күмсәк.

Нигә соң без мохтаҗларны
Һич күрмибез?

Әгәр без бергә, бергә булсак,
Вакыт агымын үзгәртербез.
Барын да җиңел хәл итәрбез.
Бергә, бергә.

Әгәр без бердәм була алсак,
Илебезне гөл итәрбез без,
Дөньясын да үзгәртербез.

Колачларны киңрәк җәеп
Барыбыз бер сафка бассак.
Куркуларны һич онытып
Коралларны җиргә күмсәк.

Әйдәгез соң, берләшик,
Тарихның яңа битен ачыйк,
Гөнаһлы вә изгеләр,
Инаныгыз!

Нигә соң без һич күрмибез..

Колачларны киңрәк җәеп
Барыбыз бер сафка бассак.
Куркуларны һич онытып
Коралларны җиргә күмсәк.

Нигә соң без мохтаҗларны
Һич күрмибез?

"Азатлык радиосы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250