Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә «Сөлге җыю» йоласын яңарталар

Сабантуй алдыннан Әлмәттә традицион бүләк җыю йоласы — «Сөлге җыю йоласы» узачак.

«Татарстанда Җәй» масштаблы республика проекты кысаларында халкыбызның инде берничә ел үткәрелмәгән иң матур һәм җылы йолаларның берсен яңартачаклар.

 

Ике көн дәвамында матур милли костюмнар кигән артистлар шәһәр урамнары буйлап дәртле җырлар, биюләр һәм халык уен кораллары ярдәмендә әлмәтлеләрнең күңелен күрәчәк. Теләгән һәркем, борынгы йола буенча, батырларга һәм булачак сабан бәйрәмендә җиңүчеләргә бүләк итер өчен  — чигелгән сөлгеләр, яулыклар, тукыма һәм көнкүрештә файдалы башка әйберләр бүләк итә алачак.

 

Бу йола — Сабантуйга әзерләнү генә түгел. Бу буыннарны бәйли, безнең уникаль мәдәни мирасыбызны саклый һәм ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен хәзерге заман халкына тапшыра торган тере җеп булып торачак.

 

Чаралар ике көн дәвам итәчәк. Бәйрәм йөреше маршрутларының вакыты:

 

10 июнь:

17:00-17:30 - Кооператив ур., 30-Банк тыкрыгы - «Старый замок» кафесы янындагы мәйданчык

17:30-18:00 - Совет ур., 53 - Баруди ур. - «Иске Әлмәт»мәдәният йорты артындагы мәйданчык

18:15-19:00 - Ломоносов ур., 58 - Интернациональ ур. - 4нче мәктәп янындагы мәйданчык 

19:15-19:45 - Бигәш микрорайоны, Макаренко ур., 30-Овражная ур. - мәчет янындагы мәйданчык

 

11 июнь:

17:00-17:30 - Төзүчеләр пр., 68-70б

17:30-18:15 - Агропоселок: Зиатдин ур., 44 - Маликов ур., 18

18:30-19:00 - Д зонасы: Гарифуллин ур., 29 - «Дуслык» балалар бакчасы янындагы мәйданчык

19:00-19:30 - Батырша ур., 2 - «Дуслык» мәчете янындагы спорт мәйданчыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса