Аида Гарифуллина Татарстан Симфоник оркестры белән бергә операдан өзекләр башкарачак
Концертта татар композиторы Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетыннан өзек тәкъдим ителәчәк.
8 декабрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Александр Сладковский җитәкчелегендәге Симфоник оркестр һәм опера җырчысы Аида Гарифуллинаның уртак концерты узачак.
Тамашачылар игътибарына итальян, француз, рус опера һәм балетларыннан номерлар, шул исәптән татар композиторы Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетыннан өзек тәкъдим ителәчәк. Бу хакта оркестрның матбугат хезмәте хәбәр итә.
11 декабрьдә исә Аида Гарифуллина һәм ТР Дәүләт симфоник оркестры П.Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясенең Зур залында чыгыш ясаячак. 14 декабрьдә шундый ук программа Әлмәттә тәкъдим ителәчәк.
Фото: aidagarifullina.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа