Әлмәттә Әлип Маликовның 105 еллыгын бәйрәм итәчәкләр
Әлмәттә күренекле татар шагыйре, язучысы һәм фронтовигы — Әлмәт районының һәм шәһәренең Мактаулы гражданины Әдип Маликовның тууына 105 ел тулуны билгеләп үтәргә әзерләнәләр.
Әдип Маликович Маликов-татар язучысы, шагыйрь, публицист, Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре. Аның иҗаты сугыш тематикасы, нефть төбәге темасы белән бәйле. Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекләр әдипнең күп кенә әсәрләренә үтеп керә.
Чара 14 август көнне 14:00 сәгатьтә Әлмәтнең үзәк балалар китапханәсендә (Тельман урамы, 18) узачак.
Әдип Маликовны искә әлу кичәсендә Фоат Садриев, Газинур Морат, Зиннур Мансуров катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia