Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Ландрый язмалары

Ландыш Зарипова язмасы.

Әни, “обреченный” нәрсә дигән сүз ул?

 

Утыра торган казны оясы белән кодагыйга алып китәрсез. Йомыркалары тишелергә тора. Бүген-иртәгә бәбкәләре чыгар. Кодагый үстерер... Тавыкларны әтиең суеп бетерсен. Сарыкларны бетерерсез инде... Сыерны сатарсыз. Сөтле сыер ул, алучы булыр.

Син нык еларсың инде, Ландрый... Син бит бәләкәйдән елак та, йомшак та. Апаң катырак күңелле, ул еламас... Әни үлде дип еламагыз, яме. Күз яшьләре, әле алар кирәк була! Бер генә үкенечем кала. Гөлназымның үскәнен күрә алмыйм. Ә болай башка үкенеч юк... Тагын нәрсә онытыла... Афзалниса абыстайга бер чиләк он белән тавык кертерсез. Хәер акчалары сандыкта. Уң ягында тиен, сул ягында кәгазь хәерлекләр. Наилне акчасыз калдыра күрмәгез. Малай кеше мескен ул. Юучыларга күлмәклек. Тастымалларны зиратта таратырсыз. Әтиең миләш агачы утыртыр аяк очына. Ак таш мунча артында...

Бар әле син, Ландрый, елап утырма, «Тархун» алып кил. «Тархун» эчәсе килә.

Үлем сәгате якынлашканын сизептер инде, әни мине су артыннан чыгарып  җибәрә...

...Менә ике кулыма ике «Тархун» тотып 4 нче катка, әни яткан коридор буйлап йөгерәм. Әллә нинди сәер тынлык. Буш кровать... Кровать өстендә буш пыяла стакан, чәчле кәкре тарак, теш щеткасы...

-Минем әнине әллә палатага күчердегезме?!

-Ул сезнең әни идемени? Ул үлде. Ваннага салдык, күрсәтимме?

-Ююююююююк , юююк ... Бөтен тәнем тораташ катып калды кебек. Тыным кысыла. Стена буйлап хәлсезләнеп идәнгә чүгәм. Бар көчемне җыеп басып, әле бер якка йөгермәкче булам, әле икенче якка. Көнме соң бу, төнме? Өнме, төшме? Берни күрмим. Коридор ишекләрен ача алмый дөбердәтәм, шакыйм. Яшьләремә буылып дер-дер калтырыйм. ЦРБ ның кардиология коридорында гына түгел, бөтен доньясында япа-ялгыз берүзем басып калдым кебек.

-Әти... әни үлде... Больницадан алып кайтырга кирәк...

-Ничек инде үлде?!Нишләп үлсен ул. Юкны сөйләмә. Тавык ботларын чәй кургашына төрәм дә, әниеңә алып төшәм...

Ул бит больницада ята да кайта иде...

-Менә бүтән кайтмый...

Әти белән без килеп җиткәндә Лилия апам инде барысын да организовать иткән. Машина да тапкан, ярдырмый гына моргтан «урлаган сыман» алып чыгарга да сөйләшкән. Ә менә анысы өчен без соңыннан бик үкендек.

Дәвалаучы табиб Ибраһимовага икәү кердек.

-А что вы хотели? Она обреченная была! И так она жила достаточно долго, с таким диагнозом...

Обреченная... Бу сүзне бит минем ишеткәнем булды бәләкәй чакта! Урамда уйнап йоргәндә су эчәргә туктаган бер чегән хатыны «Күкәй алып чыгып бир әле, я тебе погадаю», – дигән иде. «Күкәй юк безнең», – дип йөгереп китеп бардым, ә ул артымнан «Девочка, у вас дома есть обреченный...», – дип кычкырып калды.

– Әни, әни, «обреченный» нәрсә дигән сүз ул?

– Менә мин инде ул..., – дигән иде шунда әни.

Нигә яза икән Ландыш боларны, ник яңарта икән авыр хатирәләрне дисезме? Юк, яңартмыйм, яшим мин алар белән. Әнисез калган, әнисез килгән 39 нчы язым бит ул! Язасым килә, бушанам шулай. Гомер үткән саен җөе тирәнәя, сагышлана икән йөрәк тә…

 

Хитрость та юк анда, мудрость та

 

Авылга, Лилия апама кайтып килсәм, полный бер заряд алып киләм. Шундый молодец кеше ул минем. Апаның шөгыле дә, фигыле дә, үзе дә – туп- турыга топ пошел! Хитрость та юк анда, мудрость та. Бу юлы авылга кайтышлый кибеткә керсәм, апа ипи алып тора. Менә бит мин әйтәм, апаның сагынуы җиткән, каршыга ук чыгып баскан дим...

– Кичә кайтырга идең. Сиңа була кайнар итеп мунча да яккан идем, яңгыр килә дип кайтмадың, бәбәй. Мунча әрәм калды...

Үзе кайтып җитүгә әниләрчә мул итеп өстәлен дә көйләде, мунчасын да ягып җибәрде.

– Бар, карап кайт әле. Син бит эшнең рәтен белмәсәң дә, технологиясен яхшы беләсең. Мунча пиче нишләп төтен чыгара микән?!

– Бушлык калгандыр пич өйгәндә.

– Ансын мин аның үзем дә беләм. Капка алдындагы ак ирисларны күрдеңме?

– Юк.

– Бигрәк игьтибарсыз син, ә! Кодагый сине белеп сүккән икән.

Тагын духига коенып кайткан инде. Рөстәмең керсә шулай, исен бетереп булмый. Уф, чыдап булмый, тончыгам хәзер. Борыныгыз ис сизмиме соң ул сезнең...

Нинди малайлар фуражкасы киеп кайттың инде тагын. Салып ат моны. Шушы да булдымы инде өс киеме, ала-кола. Ну, акчаңны суга да салып куясың! Кайтарган киемнәреңнең бер киярдәе юк. Чәчәкле-чуклы, тегеннән асылынган, моннан салынган. Баз өстенә генә ябарга ярый! Сине әле беркөн югарычның фәлән кызы троллейбуста күргән. «Картайган Ландышыгыз, бәләкәй генә калган, көчкә таныдым», - ди.

...Күчтәнәчкә май алып кайта күрмә дип әйтермен дигән идем, теге вакыттагысы да шул килеш холодильникта ята. Белорус мае ашамыйм мин, алып китәрсең. Теге юлы алып кайткан печеньеңны да тавыкларга чыгарып салдым. Маргаринга каткан кибет печеньесын кеше ашый димени инде! Составын укып ала торган бул! Балан пирогыңны да кире алып кит, кибетнекен ашамыйм мин. Бу чәйне нәрсә дип алдың инде акча әрәм итеп...

Апа белән сүз көрәштереп булмый, конечно. Аның белмәгәне юк. Һәм аныкы һәрвакыт дөрес! Ападан бернәрсәне яшереп тә, аны алдап та булмый. Безнең балалар да, хәтта ир дә, берәр кыңгыр эшебез булса, Лилия апа гына белә күрмәсен дип, куркып торалар. Ул минем хейтер да, гаиләбезнең адвокаты, хәреф танырга өйрәткән укытучым да, әни урынына калган бердәнбер апам да!

Аллаһы Тәгалә хәерле озын гомерләрен бирсен берүк. Күңел тынычлыгы белән яшәсен иде. Үзе тудырган проблемаларын үзе чишеп, безне дә дөрес яшәргә өйрәтеп, рәхәт итеп, балалары, оныклары белән гомер кичерсен. Әни җылысын саклаган апалы туган йортым, туган нигезем әле тагын бик күп еллар үзенә сыендырып, яратып көтеп торсын. Апа барында әле мин кадерле апай, һаман да шул, тәмле ашап, озак йоклап, матур киенергә яратучы иркә Ландрый.

 

 

Ландыш Зарипова

 

Фото: нейрочелтәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса