Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт районыннан яшь артистлар «Сәйяр» фестивалендә гран-при алдылар

Балалар Галиәсгар Камалның «Беренче театр» пьесасыннан күренеш күрсәттеләр.

Әлмәт районыннан яшь артистлар "Сәйяр" фестивалендә гран-при алдылар
 
Түбән Мактаманың 62 нче балалар бакчасына йөрүчеләр «Сәйяр» республика фестивалендә гран-при алдылар. Бу хакта ӘМР башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Балалар Галиәсгар Камалның «Беренче театр» пьесасыннан күренеш күрсәттеләр. Моңа кадәр алар муниципаль конкурста җиңгәннәр иде инде.
Җиңү өчен коллектив 300 мең сум грант, ә спектакльдә катнашучы һәркем 3 мең сумлык сертификат алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса