Халкыбызның бердәмлеген чагылдырган кичә
Күптән түгел Колшәрип авылы тарихына, Россиядә халыклар бердәмлеге елына багышланган зур концерт булды.
Авылның мәдәният йорты янында тантаналы җанлылык сизелә. Мәдәният йорты директоры Рәмзия Исмәгыйлева белән сәнгать җитәкчесе Роза Хөсәенова соңгы әзерлек эшлә-рен башкаралар, бу көннәрдә алар алны-ялны белми тырыштылар. Киләсе кунаклар исемлеген барлап чыгарга да, авылның талантлы кешеләре белән концерт программасы да тәкъдим итәргә кирәк.
Бәйрәм буласы кичәгә барысы да әзер иде инде: авыл кешеләренең күңел җылысын биреп эшләнгән хезмәтләреннән матур күргәзмә һәрбер кешене үзенә җәлеп итте. Монда чигелгән сөлгеләр, кул эшләре, пешергән тәмле ризыклар тезелеп киткән.
Килгән кунакларны милли киемнәрдәге мәдәният йор-ты хезмәткәрләре белән Колшәрип авыл җирлеге башлыгы Альберт Фәрхать улы каршы алдылар. Районның мәдәният бүлегенең авыллар белән эшләүче җитәкчесе Наталья Беляева белән бергә килгән методистлар мәдәният йортының эшчәнлегенә зур бәя бирделәр.
Сәхнәдә авыл тарихы концерт номерлары белән үрелеп барды. «Гөлбакча» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең (җит. Люзия Гайнетдинова) матур итеп башкарган биюен җыелган халык сокланып карады. Аккордеон күтәреп сахнәгә чыккан 9 яшьлек Камильнең уйнавы да көчле алкышларга күмелде. Балаларның сәхнәдә татар биюләре башкаруларын, татар көйләрен музыка корал-ларында уйнаганын күрү зур шатлык. Димәк, үзебезнең моңнарны дәвам итүчеләр бар.

Шушы авылның хөрмәтле кешесе булып калган яраткан шагыйрәбез Клара апа Булатованың шигырен Әдилә Шайхелисламова укыганда залда утыручы тамашачылар язучының Колшәриптә үткән елларын да искә алгандыр, чөнки залда утыручыларның күбесе аның укучылары.
Фәймә Сизова, Өлфәт Сали-хов, Эльза Габдрахманова, Ильмира Фәйрушина, баянын-да үзе уйнап жырлаучы Әхмәт Мөхәммәдиевләрнең чыгышлары күңелләргә хуш килде. Авылның данлыклы баянчылары Хөсәенов Мисхәт белән Мөхәммәдиев Әхмәт татар көйләрен башкарып сокландырдылар.
Җыр бәйрәме матур итеп дәвам итә: фольклор ансамбльләр башкаруында сәхнәдә татар җырлары белән бергә рус, чуаш, керәшен татарлары җырлары да бик җылы кабул ителде, бердәм алкышларга күмелде. Телләрне аңлау берни түгел, күңелләрдән чыккан моң, халкыбызның бердәмлеге, дуслыгы чагылган кичә иде бу.
Эчтәлекле чара үткәргән өчен Колшәрип авылының мәдәният хезмәткәрләренә зур рәхмәт. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын сезгә!
Минзәлә Сафина
автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia