Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Шигырь, җыр һәм мәхәббәт бергә үрелгәндә

Күптән түгел Лениногорск шәһәренең Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә шагыйрә, җырчы, композитор Людмила Аланлы белән очрашу булды.

 

Бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә яшәсә дә, ул тумышы белән Лениногорск районы Федотовка авылыннан.

Бу очрашуга җыр-моң сөюче мәктәп укучылары һәм өлкән буын вәкилләре дә килде. Людмила Аланлы бүгенге көндә өч шигырьләр җыентыгы авторы, Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе, «Болгар радиосы» милли музыка премиясе лауреаты, Татарстан язучылар берлеге әгьзасы.

Ул беренче шигырен мәктәптә укыганда яза. «Бала чакта күп яздым дип әйтә алмыйм», – диде ул узе. Лениногорск педучилищесында укыганда шигырьләр яза башлый, укытучысы Миннур Ханнанова була. Шул елларда ул көйләр дә яза башлый. Чарада катнашкан композитор Фәйзи Хөснуллин аның шул елларын болай дип искә алды: «Людмила ноталарын күтәреп, Фәйзи абый, карап чыгыгыз әле, дип, минем янга килә иде», – диде.

Очрашуда Лениногорскидагы 11 нче гимназиянең «Айсылу» театрына йөрүче малайлар һәм кызлар, Ш. Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсе шагыйрәләре Гүзәл Талипова, Фәридә Әхмәтшина һәм башкалар шагыйрәнең шигырьләрен сөйләделәр.

Людмила Аланлының талантлы шагыйрә Р. Габделхакова сүзләренә язган «Су буйларында йөрдем» дигән җырын башкаруын залда утыручылар алкышлар белән каршы алдылар.

Людмила Аланлы тагын да күңелгә үтеп керә торган җырлар башкарды, шигырьләрен укыды. Әлеге кичәдә аның псевдонимы ничек барлыкка килүен белдек. Әлек Федотовка авылы Аланлык дип йөртелгән. Людмила авылын яратканга, шул исемне үзенә алган.

                                   Рәмзия Гәрәева, җәмәгать хәбәрчесе

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса