Шигырь яратучы балалар булганда – тел яшәр!
Габдрахман авылында шагыйрьләр яшиләр
Һәр төбәкнең башкалардан аерылып торган тарихлы, матур авыллары була. Анда үзләренең күркәм эшләре, тоткан кыйблалары белән киләчәк буыннарга да үзләреннән тирән эз калдырган шәхесләр яши. Алар мактанып йөрмиләр, тыныч кына эшлиләр, иҗат итәләр.
Габдрахман авылы китап-ханәсендә шигърияткә гашыйк булган шундый җаннарның берсе – Р. Төхфәтуллин исемендәге әдәби премия лауреаты, укытучы-шагыйрә Гүзәлия Галләмова белән «Яз сулышы» дип исемләнгән кичә узды.
Очрашуда 3 нче сыйныф укучылары һәм «Ландыш» балалар бакчасында тәр-бияләнүче балалар катнашып, шагыйрә белән аралаштылар. Балалар Гүзәлия Галләмованың шигырьләрен яттан сөйләделәр. Кичә сүз осталарының теләк-ләре, җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Очрашу ахырында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Әлеге кичәгә авылыбызның актив пенсионерлары да кунакка килделәр. Бәйрәм барышында ветераннар советы рәисе Җ. Мөхәммәтганиева, үзешчән композитор Р. Галләмова шагыйрә иҗатына булган мөнәсәбәтләрен белдерделәр, Гүзәлия Галләмова иҗатының тәрбияви көчен ассы-зыкладылар. Инициатив төркемдәшләре дә, дуслары да үзләренең жылы сүзләрен житкерделәр, фикерләрен әйттеләр.
Кичә ахырында Гүзәлия Хәмидулла кызы барлык кунакларга рәхмәт сүзләрен җиткерде: «Мондый шигырь яратучы балалар булганда телебез яшәр дип уйлыйм мин! Балаларга, укытучы, тәрбияче апаларына, әти-әниләренә зур рәхмәт! Чараны матур итеп оештырып, алып баручы китапханә мөдиренә, минем иҗатымны якын итеп килүче шигырь сөюче дусларыма олы рәхмәтемне белдерәм!» - диде ул.
Кунаклар Г. Галләмованың «Яз сулышы» дигән өр-яңа китабы белән бүләкләнделәр.
Ләйлә Шәйдуллина,
Габдрахман авылы
китапханәсе мөдире
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia