Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә Тукайга багышланган чара булды

26 апрельдә, Әлмәтнең Габдулла Тукай исемен йөрткән проспектында урнашкан бөек татар шагыйренә куелган һәйкәл алдындагы мәйданда аның 140 еллыгына һәм Туган тел көненә багышланган әдәби-музыкаль тантана булып узды.

Чарада Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр чыгыш ясады, Зинаида Захарова, Зөлфия Сираиева, Гүзәлия Галләмова, Людмила Аланлы, Рәмзия Габделхакова шигырьләрен укыдылар. Бәйрәмдә шулай ук балалар язучылары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар да катнаштылар. 
 
Аңа кадәр чараның башында Әлмәт районы башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова, Равил Сабыр, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сиринә Җиһаншина, мәдәният идарәсе җитәкчесе Роза Галиева һ.б. китапханәләр оештырган күргәзмәне, балалар бакчалары һәм мәктәпләр Тукай әкиятләре буенча әзерләгән театральләштерелгән тамашаларны карадылар. 
 
Һәйкәл алдындагы тантананы Риза Фахреддин исемендәге 1нче гимназиянең «Сәләт» хореографик коллективы ачып җибәрде. Әлмәт татар драмтеатры артистлары «Тукайның уйланулары һәм кичерешләре» дип исемләнгән композиция уйнап күрсәттеләр. Аның ахырында мәйдандагы халык бергәләп «Туган тел» җырын башкарды. 
 
Тукайның «Таян Аллаһка» шигырен бик сәнгатьле итеп Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе урынбасары, Риза Фәхреддин исемендәге үзәк мәчетнең имамы Рүзил хәзрәт Ихсанов укыды. Моңа әллә ни гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки ул Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты, «Татар сүзе» III халыкара нәфис сүз телевизион конкурсы һәм «Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгеләренең җиңүчесе. 
 
Габдулла Тукайның кем икәнен, аның безнең өчен никадәр кадерле шагыйрь булуын белмәгән, аңламаган кеше юктыр, дип саный Роза Әфләтунова. 
 
«Кыска гына гомерле булуына карамастан, әтисез-әнисез үскән бала татар халкына бәяләп бетергесез, тиңсез мирас калдырды. Аның әсәрләрен дөньяның төрле телләрендә укыйлар. Бүген дә безнең балаларыбыз һәрберсе үзенең туган телендә — татарча, русча, чуашча, башка телләрдә — Габдулла Тукай шигырьләрен укып күрсәттеләр. Бу бик мөһим, чөнки бу балалар һичшиксез үз халыкларның традицияләрен, гореф-гадәтләрен беркайчан да онытмас, аларны саклар һәм киләчәк буыннарга тапшырыр дип ышанасы килә. Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Мөдәрис кызы Хабутдинова исеменнән, үземнең исемемнән бу матур бәйрәмне оештырган, анда катнашкан һәркемгә бик зур рәхмәтемне җиткерәм!» — диде Роза Әфләтунова. 
 
Аннары мәйданга җыелган халык бөек шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды. Бәйрәмне җырчы, композитор, Г. Тукай исм. дәүләт премиясе лауреаты Роберт Андреев татар халкының рәсми булмаган гимнына әверелгән «Мин яратам сине, Татарстан!» җырын башкарды. 
 
Тантана мәктәп укучылары, шагыйрьләр, «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсе әгъзаларының шигырь укулары белән дәвам итте, дип хәбәр итә Әлмәт язучылар бүлеге.
 
 «Легкие крылья» урам театры «Тукай» дип исемләнгән спектакле уйнады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса