Иҗатта милләт язмышы һәм киләчәккә өмет чагыла
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясенә ия булу — иҗат кешесе өчен Татарстанда иң югары танылу һәм үз халкының рухи мәхәббәтен яулау дигән сүз.
Бу мәртәбәле бүләк лауреатның әсәрләре милләтнең йөрәк авазына, аның милли асылына һәм тарихына туры килүен раслый. Тукай премиясе – иҗат иясе өчен бары тик мактаулы исем генә түгел, ә аның халык җанын аңлавы һәм мәңгелек кыйммәтләрне саклавы өчен бирелгән зур җаваплылык та
Лауреатларның иҗаты гади халыкка гаять якын, чөнки аларда милләт язмышы, туган телгә мәхәббәт һәм киләчәккә өмет чагыла. Шул сәбәпле, бу премиягә ия булган һәр әсәр — вакыт сынавын үткән, халык хәтерендә мәңгегә уелып калган чын сәнгать үрнәге ул.
2026 ел Татарстанда Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Бөек Тукаебызның туган көне уңаеннан аның исемен йөрткән иң мәртәбәле премиягә лаек булган, Әлмәт белән бәйле әдәбия-сәнгать әһелләрен барларга булдык.
1. Гамил Афзал – шагыйрь; «Айлы кичләр», «Борылам да карыйм» исемле шигырь җыентыклары өчен – 1977 ел.
2. Дамира Кузаева – артист; Әлмәт татар дәүләт драма театрында Т. Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» спектаклендә Мәдинә роле өчен – 1979 ел.
3. Гали Хөсәенов – режиссер; Әлмәт татар дәүләт драма театрында Т. Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» спектакле өчен – 1979 ел.
4. Хисам Камалов – язучы; «Һәркемнең гомере бер генә», «Безне өйдә көтәләр» романнары өчен – 1986 ел.
5. Роберт Андреев – җырчы, композитор; «Мин яратам сине, Татарстан» җыры өчен – 2008 ел.
6. Роберт Рәкыйпов – шагыйрь; «Мин яратам сине, Татарстан» җыры тексты өчен – 2008 ел.
7. Фоат Садриев – язучы; «Бәхетсезләр бәхете» трилогия-се өчен – 2010 ел.
8. Клара Булатова – шагыйрь; «Келәү: шигырьләр, повесть, хикәя»; «Сәяхәтнамәләр: шигырьләр»; «К солнцу лицом» җыентыклары өчен – 2015 ел.
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе турында кызыклы фактлар:
Премия беренче тапкыр 1958 елның 8 апрелендә гамәлгә куела. Беренче лауреатлар исемлеге шул ук елның 25 июнендә игълан ителә.
Беренче лауреатлар (1958): композитор Фәрит Яруллин («Шүрәле» балеты өчен, үлгәннән соң), язучы Әхмәт Фәйзи («Тукай» романы өчен) һәм композитор Нәҗип Җиһанов («Җәлил» операсы өчен).
Бүгенге көнгә (2026 елның апреленә) әлеге югары бүләккә барлыгы 250 гә якын шәхес һәм берничә коллектив лаек булган.
2023 елдан башлап премиянең күләме 1 миллион сум тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia