Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт шәһәре «Милли кино көннәре» республика акциясенә кушыла

Кунакларны авторлар белән иҗади очрашулар һәм мастер-класслар көтә.

Әлмәт шәһәре «Милли кино көннәре» республика акциясенә кушыла

Кунакларны авторлар белән иҗади очрашулар һәм мастер-класслар көтә.

Әлмәттә Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан «Милли кино көннәре» узачак. Бу хакта Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

24 апрельдә «Әлмәт» җәмәгать үзәгендә татар әкиятләре буенча ясалган мультфильмнар, документаль фильмнар һәм «Мәхәббәт тавы» легендар фильмы күрсәтеләчәк. Шулай ук Тукай әсәре мотивлары буенча танылган актёрлар катнашында төшерелгән «Шүрәле» мистик фильмының премьерасы булачак.

Кунакларны авторлар белән иҗади очрашулар, шулай ук милли дизайн һәм анимация буенча мастер-класслар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса