Син онытылмыйсың, Әнисә...
Шушы көннәрдә якыннары Әнисә Таһированың 60 яшен билгеләп үтәр иде...
Татарча зыялы итеп «әфәнде» дип миңа эндәшүче кеше Әнисә ханым булгандыр. Аңарда актанышлыларга хас бераз һавалылык белән зыялылык бербөтен булып яшәде. Ул телефоннан шылтыратып, хәл-әхвәл белешкәч, матур гына итеп спектакльләргә чакыра иде. Сирәк аралашсак та, аның ниндидер тарту көче, күзләрендә очкыннар уйнап торган егәре, ныклыгы сизелә иде.
Әнисә Мөхәммәтнур кызы 1966 елның 19 мартында Актаныш районында туа. Урта мәктәптән соң Алабуга мәдәният-агарту училищесында белем ала. Университетны тормыш ип-тәше Рәфыйк Таһиров белән тәмамлыйлар.
Язмыш бит линейка белән сызгандай туры юлдан гына тәгәрәми. Сәнгать никадәр генә якын булмасын, Әнисә өчен гаилә беренче планда тора. Шуңа да, кызлары кечкенә вакытта театрдан китеп, мәгариф системасында эшли. Аннан яңадан театрга әйләнеп кайта.
Әнисә гаиләдә дә, эштә дә тәртип яратты. Үзе дә җиренә җиткереп эшли, башкалардан да шуны таләп итте. Аның өчен бөтен нәрсә иң югары дәрәҗәдә булырга тиеш иде.
Әнисә ханым сәнгать дөньясындагы бөтен яңалык-лар белән хәбәрдар булып, сәнгать әһелләре белән аралашып яшәде. Киләчәккә зур планнар, матур хыяллар корды... Ләкин, язмыштан узмыш булмый күрәсең.
Артистлар да, тамашачылар да инде менә ничә ел һаман аны сагынып, юксынып яшиләр. Язучы М. Мәһдиев әйткәнчә, кайбер кешеләр киткәч тә, аларның урыны озак еллар буш тора. Әнисәнең урыны да шулай. Йолдызлар яналар да, кинәт кенә атылалар. Ул яктылык ак юл булып озак саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia