Сугыш чоры балалары – бүген без дә каһарман
Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында Бишмунча авылы китапханәсендә шагыйрә Гүзәлия Галләмова белән очрашу үтте.
Мөхтәрәм шагыйрәбез - Татарстанның Г. Тукай исемен-дәге дәүләт бүләге иясе, сугыш чоры баласы Клара Булатованың тууына 90 ел тулуга багышланган иде әлеге очрашу. Очрашуда катнашучылар – Бишмунчаның үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булмаган сугыш чоры баласы, хезмәт ветераны Заря апа Сафина, илебезне яклар өчен мобилизацияләнгән ике батыр ул үстергән Люция Сатимова, җәмәгать эшләрендә башлап йөрүче волонтер хатын-кызларыбыз.
К. Булатованың сугыш чоры истәлекләрен чагылдырган шигырьләреннән тупланган «Күрдеңме син?» китабы буенча фикер алышканчы китапханә мөдире Л. Купаева шагыйрәнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырып үтте. Г. Галләмова Клара Булатова белән ничек аралаша башлауларын, гаи-ләләре белән очрашуларны, шагыйрәнең ничек көтеп торуын сөйләде, китап укучыларның барлык темаларга кагылышлы сорауларына җавап бирде.
Клара Гариф кызының иҗаты беркемне дә битараф калдырмады. Китапханәдәге булган китапларыннан, жур-наллардагы материалларны кулланып күргәзмә әзерләнде. Шигырьләрен укыганда андагы сюжетлар һәркемнең күз алдыннан үттеләр. «Сиңа кайтам» шигырен яттан сөйләп, тыңлаучыларны шак-катырганнан соң, Гүзәлия Хәмидулла кызы шигырьнең кемгә атап язылганлыгы турындагы әлегәчә билгеле булмаган серне ачты. Кунаклар Р.Шаһиев авторлыгында әзерләнгән «Сөю кыйссасы» китабы белән дә таныштылар.
Гүзәлия Галләмова китап-ханәгә Н.Баязитова, Ә.Та-һироваларның китапларын, китап сөючеләргә үзенең яңа «Яз сулышы» китабын бүләк итте. Ә чын язгы сулыш китапханәбезгә шагыйрәнең үзе белән килеп керде һәм тормышка дәрт уятып очрашуда катнашучыларның барысына да яхшы кәеф бүләк итте.
Үзе дә актив тормыш пози-циясе белән яшәүче шагыйрә Г. Галләмовага яңа иҗади үрләр, гаиләсенә иминлек теләп калабыз. Мондый очрашулар татар китабына игътибарны арттыра, телебезне бетүдән саклый, мөхтәрәм язучыларыбызның иҗатына мәхәббәтне яңарта.
Лилия Купаева, китапханәче
Бишмунча авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia