Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Якты сагыш: Клара Булатовага багышланган кичә

31 мартта Әлмәт театрында халык язучысы Клара Булатованың 90 еллыгына багышланган «Якты сагыш» кичәсе узды. Иҗатташлары, якыннары һәм укучылары шагыйрәне искә алды.

Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай премиясе лауреаты Клара Булатованың тууына 90 ел тулу уңаеннан Әлмәт татар дәүләт драмтеатрында «Якты сагыш» дип исемләнгән искә алу кичәсе үтте.



Чарада язучының туганнары, иҗатташ дуслары, җитәкчеләр һәм укучылары катнашты. Сәхнәдән яңгыраган һәр сүз Клара Булатованың татар әдәбиятында калдырган якты эзенә багышланды. Театральләштерелгән тамашаның сценариен Резедә Хәертдинова язды, куючы режиссеры — Ильяс Гәрәев.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла шагыйрәне «халыкның бәгыреннән өзелеп төшкән чичән талант» дип атады:

 
«Аның һәр шигырендә — туган илгә, халыкка, якыннарына мәхәббәт. Аның өмете милләтебезне берләштерү һәм ныгыту иде».
 


Район җитәкчеләре һәм «Татнефть» фонды вәкилләре Клара Булатованың бай иҗади мирасы, милли рухны күтәрүдәге роле турында сөйләде. Март ае дәвамында республика буенча мәктәпләрдә һәм китапханәләрдә аның иҗатына багышланган чаралар узды.

 
Шагыйрь Фоат Садриев истәлекләрендә:

«Аның күзәнәкләре дә, тавышы, фикере — бөтенесе үзе тоташ поэзия иде. Ул ничек яшәде, шулай язды».



Кичәдә Клара Булатованың иҗат юлын ачкан укучылары — Нәфисә Сабирҗанова, Рәфкать Шаһиев һ.б. — остазларының кеше һәм шагыйрә буларак бөеклеген искә алды.

Чара «Шушы яктан, шушы туфрактан без» җырын бөтен залның бергә башкаруы белән тәмамланды.

 

Фото: Резедә Шәмсуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса