Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Миңнеханов Татарстанда 2026 елга Сабантуй һәм Каравон даталарын раслады

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов 2026 елда республиканың төп милли бәйрәмнәре — Сабантуй һәм Каравонны уздыру даталарын раслады. Тиешле указлар ТР Рәисенең рәсми сайтында бастырылган.

Сабантуй авыл торак пунктларында һәм район үзәкләрендә 6-7 июньдә узачак. Яр Чаллыда ул 13 июньдә, ә төп Сабантуй Казанда 20 июньдә узачак. Традиция буенча бәйрәм язгы чәчү тәмамланганнан соң үткәрелә.

Рус халык бәйрәме - "Каравон" (рус фольклоры фестивале) 23 майга планлаштырылган. Аның үзәк мәйданчыгы, гадәттәгечә, Лаеш районының Никольское авылы булачак. Каравон Татарстанда 2003 елда дәүләт бәйрәме статусын алды һәм 1993 елдан бирле ел саен билгеләп үтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса