Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Тыңлап карасаң да, карап карасаң да күңелле

«Тыңлап кара» дип аталган әлеге юмористик шоу-тамаша ярыш быел тәүге тапкыр үткәрелә торган «Артистлар көне» уңаеннан күрсәтелде

«Ни кыланса шул килешә – өйләнмәгән егеткә» дип җырлыйлар халыкта. 

Бу безнекеләр турында дисәң дә ялгыш булмас. Безнең артистлар тамашачыларны шатландыруның тагын бер үзенчәлекле ягын тапканнар бит. Аны ничек атасаң дөресрәк булыр икән? Фатирник... Юмористик ток-шоу баттл... Хәер, аның нинди форматта булуындамыни хикмәт. Үгез булмагае чурт булсаң, балаларга... Иң мөһиме, ул артистларны, театрны яраткан тамашачыга ял, уңай эмоция, елмаю, көлү, рәхәтлек, ял бирде.
Үз заманында Камал театрына Щепкинчылар кайткан кебек, Әлмәт татар дәүләт драма театрына Илдар Хәйруллин курсын тәмамлаган бер төркем артистлар кайта. Дөресрәге «килә». Ләкин бүген аларны «килә» дию мәгънәсез булыр иде. Аларны «кайтты» диясе килеп тора. Менә шул «Хәйруллинский»лар (Динар Хөснетдинов, Раушан Мөхәммәтҗанов, Айрат Мифтахов, Резедә Хәертдинова, Лилия Заһидуллина, Диләрә Фазлыева) күрсәтте ул тамашаны. Ә дилбегә Фаил Сафиуллин белән Энҗе Сәйфуллина кулында иде. Бернинди алдан бирелгән, ятланган, репетиция ясалган тамаша түгел бу. Ә барысы да чын, эчкерсез һәм бик тә, бик тә кызык. Монда балачакның күңелле вакыйгалары, гастрольләрдәге маҗаралар турында ишетергә мөмкин иде. Тамашачылар, чын мәгънәсендә, эчләре катканчы көлеп ял иттеләр.
Сер түгел, бик күпләрне артистларның «сәхнә арты» кызыксындыра. Сәхнә арты дигәнем – алар кем, тормышта нинди кешеләр... «Укытучылар бәрәңге ашыйлармы икән?» дигән кебек, алар да без кыланганнарны кыланалармы икән дигән сорау туа бит инде. 
Сәхнәдә уйнаган актер белән якыннанрак танышу мизгеле иде бу тамаша. Резедәнең тапкырлыгы нәтиҗәсендә авылдашы Нурулла абыйның ничек кушаматлы булуын да, марганцовкалы суның Динарга дөньяны танырга ярдәм итүен, Лилиянең апасы ничек итеп сыер аяклары нәтиҗәсендә бозлавыкка бәя бирүен, Айратның йөзәргә өйрәнүе турында да ишеттек. Һәм аларны гына да түгел... Бу тамаша шулкадәр чын, эчкерсез булды, хәтта кайбер артистларны тыңлаганда театр җитәкчелеге куркыбрак калган кебек тә тоелды... шикелле булып китте. Һәр артист тормыштан матурлык алып яшәвен, үзләренең әлеге һөнәрне чыннан да белеп сайлауларын һәм ялгышмаганнарын күрсәттеләр. Тамаша шулкадәр җылы, чын, гади һәм бик үк артык гади дә булмады.
Ә алып баручылар исә сүз ягыннан да, юмор ягыннан да кесәгә керә торганнар түгел. Артистларга хас импровизация осталыгы мизгел эчендә үз эшен башкарып барды. Бернинди тотылып, төртелеп тору юк. Барысы да профессиональ дәрәҗәдә, югары кимәлдә иде. Тамашаның режиссеры Р.Мөхәммәтҗанов, музыка бизәлешен И.Сибгатуллин эшләгән.
Тамашада кызлар команда-сына каршы егетләр командасы көч сынашты. Бәяне тамашачы бирде. Кемнәр җиңде дисезме? Ялгышмадыгыз, әлбәттә кызлар. Хатын-кыздан кемнең өскә чыга алганы бар соң әле?!

Гомумән, нинди генә эшкә тотынсалар да, бер дигән итеп башкарып чыгалар безнекеләр. Бу бит кушып эшләнә торган эш түгел. Үз идеяләре. Берсенең әйтүе, башкаларының куәтләп алулары. Әле бу соңгысы булмас дип өметләнәбез. Чөнки татарча сөйләшми торган апаңнар да, барысын аңлап, кат-кат рәхмәтләр әйтеп таралыштылар. Әлеге проект Әлмәтнең яшь тамашачысын үзенә җәлеп итә торган кызыклы, мавыктыргыч заманча тамашаларның берсе булыр дип ышанабыз. Чөнки бу чын, табигый һәм искиткеч кызык. Афәрин!
 
Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса