Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

«Наше время – Безнең заман» фестиваленең төп кубогы Әлмәткә

Тарихта беренче тапкыр «Наше время – Безнең заман» фестиваленең төп кубогы Әлмәткә кайтты.

Тарихта беренче тапкыр «Наше время – Безнең заман» фестиваленең төп кубогы Әлмәткә җибәрелә!

«Татнефть Профсоюз» төбәкара профсоюз оешмасы ышанычлы җиңү яулап, республика фестивалендә Гран-при иясе булды.

Төп бүләкне тантаналы рәвештә Татарстан республикасы премьер-министры Алексей Песошин тапшырды. Команда 500 000 сумлык бүләк сертификаты һәм күчмә Татарстан республикасы рәисе кубогын алды.

«Наше время — Безнең заман» фестивале 2013 елдан бирле үткәрелә. Ул ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм ТР яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан башка ведомстволар ярдәмендә гамәлгә куелган, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза һәм Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хуплана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса