Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

«Безнең заман»: Әлмәт сәхнәсен эшче яшьләр гөрләтте

Узган атнаның җомгасында Әлмәттә «Наше время - Безнең заман» ачык республика телевизион иҗат фестиваленең зона этабы узды.

Талантлы эшче яшьләрне берләштергән фестиваль республиканың Сәнәгать һәм сәүдә, Яшьләр эшләре министрлыклары һәм башка ведомстволары белән берлектә оештырыла.

Чара Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ЮНЕСКО оешмасы эгидасы астында үткәрелә. Проектның төп максаты – яшьләрнең иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, аларның һөнәри компетенцияләрен үстерү һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проектының өстенлекләренә туры килә торган инициативаларга ярдәм итү.

Быел фестиваль 13 нче мәртәбә оештырылды һәм ул берьюлы ике мөһим вакыйгага - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елын бәйрәм итүгә багышланды. Фестиваль әлеге вакыйгаларның геройларын искә алу хөрмәтеннән бер минут тынлык белән башланып китте. Катнашучыларны шәһәр җитәкчелеге исемен-нән башкарма комитет җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары Фәнис Мортазин сәламләде.

– Фестиваль гадәттәгечә республиканың яшь хезмәткәрләренең талантларын күрсәтү, тармакара элемтәләрне ныгыту һәм Татарстан яшьләре арасында һөнәрләрне популярлаштыру мәйданчыгы булып хезмәт итә. Сезнең иҗади потенциалыгыз, һичшиксез, төбәгебезнең мәдәни-иҗади мохитын үстерүгә мөһим өлеш кертәчәк һәм талантларга яңа офыклар ачачак, - диде ул.

Россия Федерациясе Хөкүмә-тенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ нең мактаулы остазы, Россия театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, фестивальнең генераль продюсеры һәм жюри рәисе Дмитрий Туманов үзенең чыгышында фестивальнең тематикасына аерым тукталды һәм сәхнә тотучы яшьләргә иҗат уңышлары теләде.

– Көз – табигатьтәге моңсу үзгәрешләр вакыты, ләкин ул безнең йөрәкләрдәге дәрт һәм ялкынны берничек тә баса алмый. Без элеккечә бердәмлек, матурлык һәм Татарстан Республикасы өчен горурлык хисе белән янабыз. Бөек Җиңүне бүләк иткән сугышчыларыбызны, бабаларыбызны искә алыйк. Геройлар истәлегенә лаеклы булыйк! – дип ассызыклады ул. 

«Нефтьче мәдәният сарае 24 һәм  25 октябрь көннәрендә шау-гөр килеп торды. Быелгы мәдәни  чарада Зәй, Чистай, Чирмешән, Алексеевск, Нурлат, Актаныш, Яңа Чишмә, Лениногорск, Аксубай, Сарман, Баулы һәм Әлмәт районнарыннан 45 предприятие һәм оешма вәкилләре катнашты. Шул рәвешле җюри әгъзаларына «Хореография», «Музыка» һәм «Дан минуты» номинацияләрендә 70 иҗади номерны бәяләргә туры килде. Иң яхшы чыгыш ясаучылар арасында нефть предприятиеләренең талантлы вәкилләре һәм иҗат коллективлары байтак булды. Нефть профсоюзлары коллективының «Победа машинасы» дип аталган чыгышы беренче урынга лаек булды. Җиңүчеләр арасында Әлмәтнең 2 нче урта мәктәбеннән Мария Гагаринаның, 24 нче һәм 16 нчы мәктәп коллективларының булуы да куандырды. Махсус бүләк белән Әлмәтнең «Нәни куллар» балалар бакчасы иҗат коллективын да билгеләп уздылар. Зона этабында җиңү яулаучылар фестиваль финалына юллама алдылар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса